Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Көзге чорда райондашларга тагын бер чир яный

Нәни, йомшак җан ияләре-тычканнар да кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Алар медицинада бөер синдромлы геморрагик бизгәк дип аталган куркыныч чир тарата.

(11 сентябрь, “Апастово-информ”).


Көннәр суыну белән моңарчы кырларда, урманнарда көн күргән тычканнар күпләп хуҗалыкларга агыла башлый. Алар азык булган урыннарга - ашлык сакланучы келәтләргә, абзарларга кереп урнаша. Ә иң “кыюлары” исә йортларга кереп “хуҗа” булып йөрергә дә батырчылык итә. Алар медицинада бөер синдромлы геморрагик бизгәк дип аталган куркыныч чир тарата.
Тычкан бизгәге - каты вируслы табигый учаклы авыру. Аңа бизгәк, гомуми интоксикация, бөерләр зарарлану хас. Авыруны вакытында дәваламасың, ул бөерләрне зарарлый, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов белдерүенчә, тычкан авыруының кискенләшүе, гадәттә, көз айларында күзәтелә. Кешегә вирус һава-тузан аша күчә. Кешеләр җәй көне авыруны гади юл белән йоктыралар. Кешедән кешегә авыру күчми. Тычкан авыруы белән еш кына авыл халкы һәм туристлар чирли.
“Авыруны җирән кыр тычканы (рыжая полевка) тарата. Йорт тычканы һәм гади кыр тычканы да күчерә ала. Авыру кимерүчеләрнең тизәге тигән ризык һәм шул ук вакытта һава аша да күчәргә мөмкин”, - ди белгеч.
Район хастаханәсенең табиб-инфекционисты Гөлсинә Гайнуллина белдерүенчә, авыру кискен башлана. Шунысы мөһим: авыру бары тик хастаханә шартларында гына дәваланырга тиеш.
“Тән температурасы кинәт кенә 40 градуска күтәрелә. Буыннар һәм мускуллар авыртуы, туңу, күңел болгануы, баш авыртуы, күз алды томанлануы күзәтелә. Теш казналары канарга, борыннан кан китәргә мөмкин. Тән температурасы төшсә дә, кеше әле сәламәтләнми, ә киресенчә, хәле тагын начарлана башлый. Бил авыртуы башлана. Кайбер авыруларда бил авыртуы башланганнан соң, 1-2 көннән күңел болгану һәм көнгә 6-8 тапкыр косу, эч авыртуы да күзәтелә. Геморрагик симптомнар барлыкка килә. Бөер зарарлана. Ул бит кабарынкылыгы, күз кабаклары шешенү белән күренә. 2-4 көннән бәвел кими, кайбер очракларда хәтта бетә. Бәвелдә аксым күбәя.
Дәваланучы авыруның хәле 2-3 атнадан соң гына яхшыра башлый. Косу туктый, әкренләп бил һәм эч авыртмый башлый, аппетит һәм йокы нормальләшә, тәүлек эчендә бәвеле арта бара. Гомуми хәлсезлек, авыз кибү саклана. 20-25 көннән алып терелү чоры башлана”, - ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев