Үләмәдә боз кузгалды
Район коткаручылары елга- күлләрдә, олы юлларда язгы ташу куркынычы белән танышалар
5 апрельдә алар Йомралыда авыл күле, Идрәз авылы инеше, Чүрибураш авылы янәшәсендәге Үләмә елгасы халәте, олы юллардагы су агу корылмалары, күперләрнең язгы ташуга әзерлеген тагын бер кат тикшереп кайттылар.
- Үләмәдә бүген боз кузгалды. Зөя, Бола, Чирмешән елгаларында боз тыгылу куркынычы булган урыннар тәүлеклек көчле күзәтү астында тора,-ди Руслан Ромачков. -Авыл җирлекләре үз территорияләрендәге күперләр янәшәсендә су биеклеген күрсәтүче аерым тамга-билгеләр куйды, андагы мәгълүматларны даими рәвештә Казанга тапшырып барачакбыз. Быелгы язгы ташу беребезгә дә көтелмәгән күңелсезлекләр алып килмәсен. Бозга чыгу катгый тыела. Әти-әниләр балаларны зур су буена җибәрмәсен иде,-дип кисәтә.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев