Әлмәндәр берләшмәсе идарәчесе Айдар Хәмидуллин: безнең басуларда быел уңыш әйбәт
Уракта да агрофирма буенча сынатмыйбыз. Ун көндә 6500 гектарлык уҗым һәм язгы сабан басуларында урып-җыю эшләренең 65 процентын төгәлләдек.
Кырда һәм ындыр табакларында эшне ике сменада алып барабыз. Уракта катнашучыларны көнгә 3 тапкыр кайнар-аш-су белән тәэмин итәбез.
14 августта бу берләшмә басуларында эшләүче 4 экипажга кырга килеп, җитәкчеләр кыр премиясе тапшырды.
--“Кыр премиясе” юкка гына бирелми,-ди комбайнчы Алмаз Галиуллин. -Хезмәттәшләрем Илдус Сәлахов, Нияз Закиров, Айрат Шәйхетдинов, Илнар Сәмигуллин, Алмаз Галиуллин һәм Ринат Хәсәнҗанов та быелгы уракта 1000 тоннадан артык ашлык суктырып алдылар. Кырга килеп, күңелебезне күтәрүче, безне шулай хөрмәтләүчеләргә бик зур рәхмәт. Әле тагын да премия алырга исәбебез бар!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев