Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Мал табибларыбызга ике яңа машина кайтты

Быел Татарстан Министрлар Кабинетының Баш Ветеринария идарәсе оешуга 25 ел тулды. 26 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов “Игенчеләр Сарае” каршында Апас район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Марат Фәтрахмановка конвейердан яңа төшкән ике җиңел хезмәт автомашиналары документларын тапшырды.

-Минем җаваплылыктагы 25 авылда барлыгы 8600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Халыкта шулай ук 2000 баш сыер-бозау, 2500 баш сарык, 170 ат, ун меңгә якын төрле кош-корт бар. Булышчыларым-ветфельдшерлар Илшат Җамалиев, Наил Мостафин, Ринат Вафин белән үземә эш җитәрлек. Яңа машина бирелүгә без бик шат,-диде яңа автомашина ачкычын кабул итеп алган Кызылтау ветеринария участогы баш мал табибы Фидаил Ногманов.

Икенче хезмәт машинасы ачкычы ветеринария фәннәре кандидаты, район ветеринария берләшмәсе терапевты Рәис Нигъмәтҗановка тапшырылды. Ул үз чиратында тагын да зуррак фәнни ачышлар ясарга ышандыра:

-Районда терлекчелек тармагына игътибар зур, аның үсешендә фән-техника яңалыклары кыюрак кулланылырга тиеш,-ди ул.

Район баш мал табибы урынбасары Илдус Саттаров быелгы хуҗалык елының ветеринария хезмәткәрләре өчен шактый сынаулар белән истә калуын ассызыклый.

-Кош гриппы карантины чорында барлык хезмәттәшләрем дә җаваплы эшләде. Халык арасында киң аңлату эшләре алып бару нәтиҗәле булды, кисәтү эшләре дәвам итә,-ди.

-Бүген район күләмендә ветеринария өлкәсендә барлыгы   60 белгеч эшли, шул исәптән район ветеринария берләшмәсендә 39 махсус әзерлекле, белемле мал табиблары ферма-абзарлардагы 25 меңнән артык йорт хайваннары, кош-корт сәламәтлеген кайгырта. Мал табибларыбыз эшен шулай югары бәяләгән республика җитәкчеләренә зур рәхмәт.

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев