Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Машина алганда алданмагыз!

Казандагы кайбер автосалоннар сатып алучыларны алдыйлар.

(11 ноябрь, “Апастово-информ”).


Татарстанның баш санитария урынбасары Марина Трофимова сөйләгәнчә, кешеләр түбән бәядән автомобиль сатылу турында мәгълүматны күрәләр дә, салонга киләләр. Менә шунда инде алдау башлана. Кайбер салоннарда алты-сигез сәгать вакытны сузып, төрле өстәмә хезмәтләр, ташламалы кредитлар тәкъдим итәләр.
“Нәтиҗәдә сигез сәгать буе аптырап беткән кеше тәкъдим ителгән документны укып та тормыйча кул куя. Соңыннан гына ике бәягә машина алганын аңлый”, - дип сөйли Марина Трофимова.
Мондый очракта сатучыларга претензия белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Килешүдә күрсәтелгән юридик затларга килешүне юкка чыгару таләбен куярга кирәк.
“Сатып алучы килешүне тулысынча юкка чыгарырга һәм кабат акчасын алырга хокуклы. Чөнки, аңа сатып алынган товар турында мәгълүмат тулы итеп һәм тиешле төгәллектә бирелмәгән”, - ди Марина Трофимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев