Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Махсус хәрби операция ветеранына Яңа ел күчтәнәче тапшырдылар

Биеш авылында туып-үскән Апас егете - махсус хәрби операция ветераны Никита Бачуринны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар.

(13 декабрь, “Апастово-информ”).

  Никита Бачурин махсус хәрби операциядәге бәрелешләренең иң кайнар нокталарында булып, тирән яралар алган. Бик күп госпитальләрдә дәваланган. Ул демобилизациләнеп, бүгенге көндә реабилитация уза. Никита Бачурин “Батырлык өчен” медале иясе дә.
  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фондының район буенча координаторы Гөлназ Фәхретдинова Никитаны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен ирештерделәр һәм күчтәнәч-пакет тапшырдылар. Егеткә батырлыгы, кыюлыгы, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә керткән өлеше өчен олы рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев