Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Май аенда апаслыларны кабат яллар көтә

Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип яза “Татар-информ” Федераль хезмәт һәм мәшгульлек, «Интерфакс” агентлыклары сылтамасына нигезләнеп

Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк. 
Шимбә, 28 апрель, ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрель эш көне булмаячак. 
Чәршәмбе, 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул якшәмбегә туры килгән иде) күчерелү нәтиҗәсендә, ял көне була. 
Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк, диелә агентлык хәбәрендә. 
Җиңү көнен – 9 майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. 
12 июнь — Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн (10, 11, 12 июнь) ял итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев