Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

"Минем кебек кадер- хөрмәттә, озак яшәгез барыгыз да", - дигән теләктә калды Мөршидә әби Сабирова

Йомралы авылында гомер итүче акъәби 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

(15 март, Апастово-информ, Ландыш Гайнуллина).



Гомер бәйрәме уңаеннан аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров, Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Муратов юбилярга ихлас теләкләрен ирештерделәр. Шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тапшырылган юбилей медале да, иң истәлекле буләк булып, әбинең күкрәгендә урын алды.
Мөршидә әбинең бар гомере колхозда,  авыр кул хезмәте белән узган. Биябашы, Молотов урманнарын кисүдә катнашкан. "Бик авыр елларда яшәдек без. Картлык көннәрем, шөкер Ходайга, кадер-хөрмәттә үтә", - ди ул. Үзен ихтирам итеп, котларга килүчеләргә дә кат-кат рәхмәтләрен яудырды.
Мөршидә әби 2 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә әниебез дип өзелеп торучы улы Илгиз, килене Гөлфирә  тәрбиясендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев