Мингазеев Фирдүс Фарук улы мәңгелеккә күзләрен йомды
Нишлисең, язмыштан узмыш юк. Шулай язган. Үлем Аллаһы тарафыннан гыйбрәт өчен, җан-фәрман чабып барганда туктап калып уйланыр өчен бирелгән... Дөнья малы - чүп, гомер кыска, аның китабы теләсә кайчан ябылырга мөмкин икәнен күрсәтеп торучы дәлил ул... Соңгы минутыбызның кайчан сугасын беребез дә белми, бу – Аллаһы хозурында.
Безнең өчен дә 24 август көнне күк күкрәгәндәй куркыныч хәбәр килеп ишетелде. Хөрмәтле, яраткан җитәкчебез Мингазеев Фирдүс Фарук улы мәңгелеккә арабыздан китеп барды.
Мингазеев Фирдүс Фарук улы 1967 елның 29 апрелендә Кайбыч районы Рус. Лесничество авылында туган. Апас районы Каратун станциясендә яшәп, 1974-1980 елларда укуын тәмамлап, шуннан армия сафларына китеп, хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайта. Туган ягына кайтып, берникадәр гомер иткәннән соң, 1991 елларда Себер якларына эшләргә дип чыгып китә. Ә 1992 елда үзенең туып-үскән Апас җирлегенә кайтып, үз эшен дәвам итә. Бик күп авырлыклар күрде ул, тик нәрсә генә булса да, халык белән уртак тел табып, һәрбер мәсьәләне хәл итеп, җиңеп чыгарга тырышты. Бүгенегесе көнгә Апас районы Урта Биябаш авылында колхоз белән җитәкчелек итте. Үз вакытында чәчеп, урып, кырларны эшкәртеп, һәрбер эшне җиренә җиткертеп эшләде. Шул вакытта Каратун станциясендә буш торган элеккеге асфальт заводының буш бинасын, складларын сатып алып, дистәләгән кешегә эш урыны булдырды.
Мингазеев Фирдүс Фарук улы вакытсыз арабыздан китте. Үзе – юк, ләкин аның бик күп яхшылыклары, игелекләре, изгелекләре калды. Тыныч йокла, хөрмәтле җитәкчебез!
Гаиләсенең, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык һәм түземлек телибез!
Сине һәрвакыт хөрмәт итеп, яраткан хезмәттәшләрең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев