Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

"Мизгел эчендә бар да янып бетте"

Бәланең кемгә кайчан киләсен белеп булмый. 24 апрель көнне Чирмешән авылында да бик тә аянычлы вакыйга була.

(26 апрель, "Апастово-информ").


Илдар Абзаловның йорты, каралтылары, корылмалары мизгел эчендә янып, яраксыз хәлгә килә, көл өеменә әйләнә.

Бүгенге көндә ул бернәрсәсез урамда калган. Хәтта документларын да ала алмаган.

"Иртәнге якта чакыру алдык. Тиз арада ярдәм итә башласак та хуҗалыкка зур зыян килде. Бәхетсезлек электр чыбыкларының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Әлегә тикшерү бара", - диләр районның янгын куркынычсызлыгы бүлегендә.

Илдар Абзалов бүген әле булган хәлләрдән айнып та җитмәгән. Шулай да, үз куышын булдыру, йортын төзү хакында уйлана.
"Мизгел эчендә бар да янып бетте. Мин өй ишеген ачканда, өйдән ялкын бөркелде инде. Барысын да күз алдында югалттым", - ди ул.

Һәрбарчабыз да хәлебездән килгән кадәр аңа ярдәм итсәк иде.

Абзалов Илдар Галимзановичның "Ак Барс" банк картасы номеры 5209 3512 3017 7300. Шулай ук бертуган апасы Миннуллина Миляуша Галимзановнаның "Сбербанк" картасын да күрсәтеп үтәсе килә, аңа күчерсәгез дә була 5469 6200 2011 0373. Рамазан аенда изге эш эшләп үзебезгә әҗер-савапларын алыйк әле. Мондый кайгы җиле беребезнең дә ишеген какмасын, бәла-казалардан Ходай үзе сакласын.
Тамчыдан күл җыела диләр. Чит борчуларга битараф булмасак иде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев