Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Мошенниклар танылган актрисаны алдаган

Кино йолдызы Раиса Рязанова бу хәлләрдән соң дәваханәгә эләккән.

  Узган атнада артистка җитди стресс кичергән. Ул мошенниклар корбаны булган. Аңа үзен хакимият вәкиле дип атаган кыз шалтыраткан. Ул аның белән «хәлләрне ачыклау» өчен элемтәгә керәчәкләр, дип белдергән. Шуннан соң Раиса Ивановнага ул янәсе террорчылар иганәчеләре исемлегенә эләккән, дип хәбәр итәләр. Аннары кино йолдызы белән банк счетларыннан 30 млн сум күчерү турында белдергән «силовиклар» элемтәгә керә.

  Рязанованың сәер схемага катнашы булмавын исбатлавын таләп итәләр. Моның өчен аның 4 млн сум алуын һәм купюраларны «силовикларга» тапшыруын сораганнар.
Актриса барысын да әйтелгәнчә эшләгән, хәтта аңа кушканча акча тапшырганда «Шура» дигән кодлы сүзне дә әйткән.

 

  Соңрак Раиса Ивановна «ФСБ хезмәткәре» белән элемтәгә керергә тырышып карагач, аңа беркем дә җавап бирмәгән. Шуннан соң ул полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

  Моңа кадәр мошенниклар Лариса Долинаны күп миллионнарга алдаган иде.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-12-16/moshenniklar-tanylgan-aktrisany-aldagan-4053712?utm_source=odnoklassniki&utm_medium=social&utm_campaign=53072966582336

Фото:мк.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев