Реклама
МӨҺИМ ТЕМА
Нәни Әмирәгә ярдәм кирәк
Апаста яшәүче Әхмәтовлар гаиләсе бүген 3 яшьлек нәни кызчыклары Әмирәгә гомер өстәү, сәламәтлек бүләк итү теләге белән яна.
Әмирә Әхмәтовага ярдәм итү өчен реквизитлар:
Алинә Әхмәтованың саклык банкы картасы номеры:
4276 6200 4987 1266.
Илназ Әхмәтов исеменә бирелгән “Ак Барс“ картасы номеры:
5209 8596 0006 9931.
Бала борчуларын берни белән дә чагыштырып булмый. Әлеге гаилә дә “ут эчендә“ бүген.
Әмирә тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышлары белән яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый. Ул елмая да, көлә дә, шатлана да белә. Үз аякларында йөри. Тик аның бу халәте өчен күпме дәвалану, дарулар, игътибар һәм тәрбия кирәген әти-әнисе генә белә.
Әмирә Илназ һәм Алинә Әхмәтовларның беренче балалары. Гаиләгә шатлык, нур өстәп дөньяга килгән ул. Кызларының һәр хәрәкәте өчен сөенеп яшәгәндә гаиләне борчулар эзләп таба. 2019 елның гыйнвар аенда ул авырып китә. Тикшеренүләр, хастаханә юллары, дәва, шифа эзләп чабулар... Авыруга каршы көрәш бүген дә дәвам итә.
–Кызыбызның ашавы начарланды. Күзенең һәм тәненең төсе үзгәрде, саргая башлады. Иң элек инфекция дип белдек. Озак кына республиканың балалар хастаханәсендә яттык. Бирегә килүгә үк тиз генә кайта алмаячагыбызны әйттеләр. Соңрак, генетик авыру барлыгы ачыкланды. Үт куыгы кислотасы җыелып, бавырның эшчәнлеген боза. Мәскәүдә дә дәваланырга туры килде. Хәзерге вакытта да без Мәскәү шәһәрендә тикшерү узабыз, – диде әнисе Алинә.
Кечкенә Әмирә бүген дару ярдәмендә яши. Бер айлык дәвалану курсы узу өчен 1300000 сумлык дару кирәк. Авыру берничә айда гына чигенергә уйламый. Әлегә аларга дару алу өчен дәүләт ярдәме дә каралмаган. Андый диагноз белән авыручылар Россиядә дә ике генә кеше булуы мәгълүм.
Кечкенәдән язмышның кырыс сынауларына дучар булган нәни Әмирә дару ярдәмендә яши. Гаиләдә кызны дәвалау өчен бар көчләрен куйсалар да, ул кадәр акча табу мөмкинлеге юк. Алган дарулары да чикле вакытка гына җитә. Хөрмәтле райондашлар! Сабый балага сәламәтлек өстәргә, гаиләгә аз булса да ярдәм итәргә сез дә алынсагыз иде. Чит борчуларга битараф булмыйчан, бердәмлек белән изге эшкә кушылыйк! Кечкенә Әмирәнең йөзендә бәхет чаткылары тоярга, аның дуслары янәшәсендә йөгереп йөргәнен күрергә язсын.
Тамчыдан күл җыела диләр. Хәлебездән килгән кадәр ярдәм итик! Сезнең һәр сумыгыз гаилә өчен зур ярдәм булыр иде.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев