Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Олы Бакырчы авылында урнашкан Шәукәт Галиев исемендәге музейда"Чигешләрдә куңел җылыбыз" дигэн кичэ үтте

Кичәгә авылыбызның ак әбисе Әминэ апа Гайнуллина, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде. 86 яшендэ булса да бер минут та тик тора белмәүче, җор телле, уңган-булган Әминә апабыз үзенең чигү үрнәкләре, башмак бәйләү серләре ачты, сөлге чигү буенча мастер класс курсәтте

Әминә апаның яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килә, ачлык, юклыкны да кичерә. Кияүгә чыккач, өй өчен үзе чиккэн сөлге, карават, өстәл җәймәләре, челтәр, пәрдәләр белән бизи. Үзләренә өй салып башка чыкканда ире белән парма-пар эшли, урманын да ега, бүрәнә дә ташый. Тормышның ачысын да, төчесен дә үз иңнәрендә күтәргән, бала хәсрәте дә кичергән Әминэ апабыз бүген дә гел хәрәкәттә. Матур гөлләр, чәчәкләр үстерә, бәйли, тегә, чигә. Үз акчасын биреп Чирмешэн елгасы аша салынган асылмалы күпер төзеткән. Моннан 65 ел элек чиккән, бирнә сандыгында сакланган сөлгесен музейга буләк итеп калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев