Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Олы Бакырчыда “Хезмәте барның – хөрмәте бар“ кичәсе узды

Олы Бакырчы китапханәсенә олы хөрмәткә лаек авылдашлары чакырылды.

(11 март, “Апастово-информ“).



Мактаулы исемнәре, күпьеллык хезмәт стажлары булган авылдашлар, сугыш һәмм тыл ветераны кичәгә теләп килде. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75, Татарстанның 100 һәм Апасның 90 еллыгы белән бәйләп алып барылды. Данлы хезмәт еллары искә алынды, яшьләргә үрнәк итеп куелды. Бу хакта кичәне оештыручы Гүзәл Мөстәкыймова хәбәр итте.
“Ирле-хатынлы Вильданов Вэгыйзь абый һәм Тәгъзимә апалар сугыш чорында күргән авырлыклар турында күз яшьләре аша сөйләделәр. Мәгариф отличниклары исеменә лаек булучылар да өчәү. Рузалия Мөхәммәтҗанова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Фоат Җәләлиев авыл мәктәбенең гөрләп торган чакларын искә алдылар. Өлкән укытучы Флюра апа Әхмәдиева җырларын да бүләк итте. Тракторчы Әсгать Хисамов, атказанган терлекче Роза Миңнуллина, почта хезмәткәре Ильмира Сафиуллинаның да хезмәт юлы мактауга лаек“, – диде китапханәче.
Кичә җырлар, чыгышлар белән үрелеп барды. Күп еллар житәкче булып эшләүче Рәшит абый Гыйльметдинов авылның үткәнен һәм бүгенгесен искә алды. Сөйләшүләр мул сыйлы табыннар артында дәвам итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев