Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Олы Бакырчыда Корбан ашы узды

Олы Бакырчы мәчете имам-хатыйбы, хаҗи Шәүкәт хәзрәт, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт чакыруы буенча Апаска Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров кунакка кайтты. Ул чыгышы белән шушы авыл белән бәйле.

-Минем дәү әнием Фәһимә шушы авылда туып үскән, балачагым шушында үтте, дисәм дә була. Бакырчы халкының дингә тартылулары бик күңелемә ятышлы. Ел да үземне төрле дини чараларга кунакка чакыруларына бик рәхмәтлемен,-диде ул Олы Бакырчы авылы мәктәбендә үткән Корбан ашында сүз алып.

-Без Гошер сәдакасының ни-нәрсә икәнлеген халыкка бик гади итеп, үтемле итеп аңлата алдык,-диде үз чыгышында Шәүкәт хәзрәт. –Җирдә үстергән уңышыңның бер өлешен саваплы гамәлләргә тотуны аңлата ул. Мәчетебез янәшәсендәге бер бинаны аны кабул итүгә көйләдек, анда һәркем керә, бакчасында үскән нигъмәтләрдән үз өлешен калдыра ала.

Мин инде үз чиратымда ул әйткән урынны барып карадым-урындыкка дәфтәр, ручка куйганнар, кем-күпме гошер сәдакасы китерә-шуны дәфтәр битенә сырлап куя. Бүлмә капчыклы бәрәңге, кишер, чөгендер, кишер, кабак белән шыплап тула язган. Былтыр Олы Бакырчы халкы үз хәләл малыннан чыгарган Гошер сәдакасына китерелгән яшелчәләрне Буа мәдрәсәсенә бик матурлап илтеп тапшыруларын да беләм, быел да шулай язсын, иншаллаһ.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашып, бик матур итеп чыгыш ясады, сайлауларда актив катнашкан авыл халкына ихлас рәхмәтен ирештерде.

-Авылларда Корбан Гаете быел бик оешкан төстә үтте, анда 5 мең чамасы кеше катнашты, Корбан ашлары дәвам итә. Дин юлыннан тайпылмыйк, мөхтәрәм җәмәгать,-диде үз чыгышында район мөхтәсибе.

Мәчетләребез ачык, халкыбыз, тормышыбыз имин булсын!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев