Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Олы Бакырчыда очрашу-концерты булды

Авылдашлар да, кайткан кунаклар да рәхәтләнеп очрашты, күреште, сәхнәгә менеп җырлады, истәлекләр белән уртаклашты.

30 апрель көнне Олы Бакырчы авылы мәдәният йортында "Туган ягым, Туган бишегем" исемле концерт-кичә узды. Ул шул ягы белән истәлекле булды: ун-егерме ел элек "сәхнә тоткан" егет-кызлар белән бүгенге яшьләр очрашты. Чиратлашып җырладылар, биеделәр, сөйләделәр. Тагын бер үзенчәлек: инде гаилә корып, балалар үстереп, читтә яшәүче авылдашлар балалары белән сәхнәгә чыкты. Рәхмәтуллин, Закировлар нәселе дәвамчылары, әле әниләрен дә уздырды...

Соңыннан авылдашлар һәр елны шушы вакытта очрашып, әнә шулай гөрләтеп концерт куярга сүз куешты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев