Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Онытырга хакыбыз юк!

Апаста Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.

(2 декабрь, “Апастово-информ”). 
 



3 декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан илебездә хәбәрсез югалган батырларны искә алып, хәтер чаралары уза. Районыбызда да һәр елны батырларны хөрмәтләп искә алалар. Быел да батырлар мемориаль комплексы янында хәбәрсез югалган каһарманнарга дан җырланды, алар хөрмәтенә чәчәкләр салынды. 
“Бүгенге көндә илебез тагын бер сынау кичерә. Хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга хәлебездән килгәнчә ярдәм күрсәтү һәм бу эштә бердәм булу - һәрберебезнең изге бурычыбыз. Алар безнең йөрәк җылыбызны, ярдәмебезне тоярга тиеш”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова. 
Тантанада район хәрби комиссары урынбасары Илсур Гатиятуллин, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, Биештән Сергий атакай, Сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Апас урта мәктәбенең Яшь армиячеләре, башлангыч сыйныф укучылары катнашты. 
Хәтер чарасында йөрәкләргә үтеп керерлек җырлар, патриотик чыгышлар яңгырады. Батырлар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. 
“Билгесез югалган солдатлар, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган батырларның һәрберсе алдында баш иябез. Аларның даны мәңгелек”, - диде Илсур Гатиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев