Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Һәр сорауга җавап бар

Районда яшәүче, беренче һәм өченче баласын тапкан 17 яшь әнигә Татарстанның 50 һәм 100 мең сумлык акчалата ярдәме күрсәтелде. -Районда күп балалы гаиләләр күпме? Аларга хөкүмәт тарафыннан нинди ярдәм бар? Сорауга район халыкны социаль яклау идарәсенең материаль ярдәм күрсәтү Үзәге баш белгече Алия Гарифуллина җавап бирә: -1 июльгә мәглүматлар мондый: районыбызда бер гаиләдә 8 бала тәрбияләнә. 2 гаилә 6 һәм 3 гаилә 5 бала үстерә. 18 гаилә -4, 165 гаилә исә -3 балалы.

Дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләргә шактый ташламалар каралган. Авыл гаиләсендәге әнигә 29 яшь булганчы туган өченче балага бу акчалата ярдәм 100 мең сум тәшкил итә. Татарстан Хөкүмәтендә бу Карарга 25 июньдә 507 нче өстәмә-үзгәртмәләр кертелде. Хәзер район үзәге-шәһәр тибындагы Апаста яшәүче яшь әниләргә дә бу төр материаль ярдәм бирелә. 1 июльгә район күләмендә беренче балага каралган 50 мең сум акчалата ярдәмне 13, өченче балага каралган 100 мең сум сум акчаны 2 гаилә алды инде. Шуларның 4 се район үзәгендә яши. Беренче балалары туган бу яшь әниләрнең гаиләләренә Татарстанның 50 шәр мең сумлык акчалата ярдәме тиешле. Үзәккә бу сорау белән балагызга 6 ай тулганчы ук мөрәҗәгать итәргә кирәк! Татарстан Хөкүмәтенең бу төр акчалата ярдәме банктагы исәбегезгә-карточкага күчерелә яки аны почта аша да алып була.

Гаиләдә икенче бала тугач Россия Хөкүмәте тарафыннан быелның 1 гыйнварыннан 453026 сумлык ана капиталы бирелүен әниләр бик яхшы белә. Бүгенгә (2007 елдан башлап) бу төр Ана капиталын 1206 гаилә алды. Шул исәптән, быел бу Сертификатлар 33 гаиләгә бирелде.

Күп балалы гаиләләргә каралган дәүләт ярдәме һәм төрле ташламалар турында.

 Беренчедән, бу категориягә 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр керә. Монда үз балаларыгыз, тәрбиягә алган балалар саны да исәпкә алына.

-Татарстан Республикасының 2004 елның 8 декабрендә гамәлгә кергән 63 нче “Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында” гы Законы нигезендә, күп балалы гаиләләргә коммуналь чыгым-түләүләрне өлешчә дәүләт күтәрә дип күрсәтелгән. Иң олы балагызга 18 яшь тулганчы ул бер гаиләгә каралган тариф-нормативларның 30 процентын тәшкил итә.

-Гомумбелем учреждениеләрендә, башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларында укыган чорда укуны тәмамлаганчы, әмма 18 яше тулганчы юл  чыгымнарының бер өлешен каплау өчен  бер балага ай саен  282 сум акчалата ярдәм күрсәтелә.

-Балага 6 яшь тулганчы дарулар алганда ай саен 125 сум субсидия-ташлама бирелә.

-Балалар бакчасына түләүдә дә аерым өстенлекләр бар. Ул бакчага йөрүче беренче балага каралган айлык түләүдә 20, икенче балага 50 һәм өченче балага 70 процент күләмендә.

Әти-әниләрнең тагын бер кат исләренә төшерәм: Татарстанда каралган беренче балага 50 мең сум, өченче балага 100 мең сумлык акчалата ярдәмне рәсмиләштерү, алу өчен безгә шәхсән үзегезгә килергә кирәк. Ә күп балалы гаиләләргә түләнелә торган һәм балалар бакчасына түләүләрнең кире кайтарылучы компенсацияләр алу өчен безгә килү мәҗбүри  түгел. Хәзер Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында да электрон рәвештә шундый гариза биреп була.

Өстәмә сорауларыгыз булса, 21-0-98 телефон номерын җыеп, туры үземә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев