Районда мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре өчен мәгълүмати очрашу узды
Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында районда 10 көн дәвамында төрле чаралар үтә.
(2 декабрь, “Апастово-информ”).
Район үзәк китапханәсендә мөмкинлекләре райондашлар, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре өчен мәгълүмати-консультатив очрашу узды. Ачыктан-ачык сөйләшү барышында социаль түләү, төрле ярдәм чаралары һәм субсидияләр бирелү турында файдалы мәгълүмат җиткерелде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район прокуроры Зөфәр Абитов, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова районда һәр мөмкинлеге чикле бала игътибар үзәгендә булуын әйтте. Очрашу барышында әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев