Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда тарихи вакыйга: Апасның яңа урамына Шәүкәт Галиев исеме бирелде

Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән якташыбыз, Татарстанның Халык шагыйре Шәүкәт Галиевның исеме мәңгеләштерелде. Яңа урамга танылган якташыбызның исеме бирелде һәм истәлек тактасы куелды

(29 ноябрь, “Апастово-информ”). 
 



Бу көн район тарихында истәлекле вакыйга буларак кереп калды. Тантаналы чарада Шәүкәт абый Галиевнең чордашлары, бик күп иҗатташ дуслары, шәкертләре катнашты. Шәүкәт абый Галиевне һәркем олы хөрмәт белән искә алды, аның турында якты хатирәләре белән уртаклашты. Кунаклар арасында шагыйрьнең улы Җәмил, кызы Алсу да бар иде. 
 
“Бу вакыйга татар әдәбияты һәм мәдәнияте тормышында зур роль уйнар. Чөнки Шәүкәт Галиев Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе буларак әдәбияттә һәм мәдәнияттә үз урынын булдырып калдырган олуг затларыбызның берсе. Шәүкәт Галиевне туган җирендә хөрмәтләү, әлбәттә, безнең өчен дә, халык өчен дә бик мөһим. Чөнки һәр язучы, һәр әдип илһамны туган җиреннән ала. Туган җире шагыйрьне соңгы сулышына кадәр озата бара. Шәүкәт абый Галиевнең якты истәлеген мәңгеләштергән район җитәкчелегенә, якташларына олы рәхмәтемне белдерәм”, - диде Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. 
 
Шәүкәт Галиевнең 95 еллыгы уңаеннан оештырылган чара район туган якны өйрәнү музеенда башланды. Кунаклар, райондашлар Шәүкәт Галиевнең шәхси әйберләреннән, китапларыннан төзелгән почмак белән танышты. Музей заллары буйлап сәяхәт итте. Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов шагыйрьне якыннан белгән кеше буларак оештыру эшләрендә дә зур өлеш кертте. 
 
Олы Бакырчы авылында урнашкан Шәүкәт Галиевнең музей-йорты да бу көнне күп кунаклар кабул итте. Музей җитәкчесе Рәшит Гыйльметдинов эшчәнлекләре белән якыннан таныштырып, кулдан язылган дәфтәрләрен дә күрсәтте. 
 
Чараның рәсми өлеше Олы Бакырчы мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең Шәүкәт Галиев шигырьләрендә тәрбияләнгән буын баласы булуын билгеләп үтте һәм кичәдә катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. 
 
Һәр чыгыш искә алулар белән үрелеп барды. Шәүкәт Галиев сүзләренә иҗат ителгән җырлар, шигырьләр яңгырады, өзекләр сәхнәләштерелде. 
 “Апас” якташлар җәмгыяте дә бу чарада теләп катнашты һәм оештыруда катнашты. 
 
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Апастово-информ” филиалы, Апас район Советы, район башкарма комитетының мәгариф һәм мәдәният бүлеге белән берлектә узган “Шәвәлидә кунакта” дигән беренче республикакүләм бәйге җиңүчеләре дә сәхнәгә чакырылып бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев