Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Равил Хисаметдинов: һәр авыл җирлегендә сез безнең ышанычыбыз

Апаста җирле үзидарә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

 (23 апрель, “Апастово-информ”). 


Район мәдәният йортында җирле үзидарәләр көне уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы үтте. 
Чарага авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары чакырылды. 
Җирле үзидарә хезмәткәрләре халык белән турыдан-туры элемтәдә торып эшли. Халык та үзләрен борчыган проблемалары белән иң элек аларга мөрәҗәгать итә. Авыл халкы белән бер дулкында торып эшләүче һөнәр ияләренең гаять авыр һәм җаваплы хезмәтен район башлыгы Равил Хисаметдинов та билгеләп үтте. 
- Хөрмәтле хезмәттәшләр! Җирле үзидарә хезмәткәре чын профессионал хезмәт иясе. Ул психолог та, төзүче дә, икътисадчы да, авыл хуҗалыгы белгече дә. Һәр авыл җирлегендә сез безнең ышанычыбыз. Без һәрвакыт сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезгә таянабыз. Тармак ветераннарына һәм бүген эшләүче райондашларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Барыгызны һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм, - диде ул. 
Район башлыгы республикада эшләп килүче 50гә якын программаның авыл тормышын үстерүдә әһәмиятен билгеләп үтеп, Татарстан Республикасы Президентына олы рәхмәтен ирештерде. Шулай ук әлеге бәйрәм чарасын оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәевка һәм якташыбыз “Уютный дом” идарәче компаниясе җитәкчесе Марат Нуриевка райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләрен әйтте. 
Нәтиҗәле хезмәт иткән, район үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләр, хезмәт ветераннары Республика җитәкчелегенең һәм район башлыгының Мактау Грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды. Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медальләрен алучылар сәхнә түренә күтәрелде. 
Бәйрәмгә махсус кунак буларак чакырылган Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов моңлы җырлары белән һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итеп, ял иттерде. Фирзәр Мортазинның, Энҗе Шәймурзинаның һәм башка танылып килүче яшь җырчыларның чыгышларын да апаслылар җылы кабул итте. Кичәдән һәркем оештыручыларга рәхмәтен әйтеп таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев