Район башлыгы Чүрибураш, Идрәз, Иске Йомралы авыл җирлекләре белән танышты
Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләр белән берлектә өч авыл җирлегенең һәм хуҗалыкларның эшчәнлеге белән танышты.
Мәдәният йортлары, мәктәп, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктларында булып, аларның торышын, эшчәнлеген, ашату, уйнату урыннарын, спорт залларын карады. Шулай ук авыл хуҗалыгы буенча эшләнеп килүче эшләр, фермаларның торышы, эшче көчләр, сөт саву күләме белән кызыксынды. Борчыган мөһим мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде, киләчәккә эш планына язып куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев