Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Район башлыгы хөрмәтле сугыш ветераны Габделхәй ага Мөхәммәтшинны олы юбилее белән котлады

Районыбызның батыр йөрәкле сугыш ветераны, Азбаба авылының иң хөрмәтле аксакалы Габделхәй ага Мөхәммәтшин 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. (Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”)

Район башлыгы Равил Хисаметдинов хөрмәтле аксакалны олы юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, үз исеменнән Котлау открыткасы, чәчәкләр, акчалата бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Габделхәй ага Мөхәммәтшин илебез тынычлыгы өчен намус белән көрәшкән, гомер көзләренә чаклы сикәлтәле тормыш сукмагы буйлап горур атлап килгән олы шәхес. Мөхәммәтшиннар гаиләсенең дә ул олы горурлыгы, ныклы терәге. Аның туган көне гаилә өчен иң истәлекле бәйрәм булды. Балалар, оныклар, нәни оныкчыклар мул сыйлы табын артына җыелып, иң газиз кешеләренә ихлас тәбрикләүләрен җиткерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аксакалга ихлас котлауларын юллады. Район мәдәният йорты хезмәткәре Айрат Айтуганов моңлы җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев