Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Район башлыгы Назирә Җиһаншинаны олы юбилее белән котлады

Апас районының Мактаулы кешесе, озак еллар җаваплы хезмәтләрдә эшләгән Назирә Җиһаншина олы юбилеен билгеләп уза.

Әлеге уңайдан район башлыгы Рәшид Заһидуллин аны тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр, чәчәк бәйләме һәм Рәхмәт хаты тапшырды. 
Назирә Җиһаншина тумышы белән Кече Күккүз авылыннан. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан кооперация техникумына укырга керә, ә соңрак югары белем ала ул. Яшел Үзән икмәк комбинатында мастер булып эшли. Аннан тормыш иптәше Габделхак белән кавышып, туган төбәгенә эшкә кайта. Апас сельпосында, больничный кассада озак еллар хезмәт куя. Намуслы, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы булганга, аны исәп-хисап палатасына эшкә чакыралар. Хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелеп, исәп-хисап палатасы рәисе булып лаеклы ялга чыга ул. 
Назирә апа язмышның ачы сынаулары белән дә очраша. Югалтулар алдында сабыр һәм көчле булып кала белә. Бүген озак еллар электр челтәрләре коллективын җитәкләгән әтиләре Габделхакның юлын дәвам итүче улы-кызы өчен сөенеп, киленен үз баласыдай якын күреп, оныклар сөеп, дус-туганга терәк булып яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев