Район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе чираттан тыш киңәшмәгә җыелды
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендәге район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә катнашты.
Биредә сүз җәйге су коену сезоны вакытында күңелсез хәлләрне булдырмау, күпфатирлы, шәхси йортларда газ приборларын куркынычсыз куллану, халык арасында төрле кисәтү эшләре алып бару хакында барды. Җәйге кызулар вакытында халык күпләп су буена ашкына. Шуңа да бу чорда аеруча игьтибарлылык сорала. Бигрәк тә каникул вакытларында балалар күз уңында булырга тиеш. Шулай ук халык йортындагы газ приборларының төзеклеген дә даими күзәтеп торырга бурычлы. Игьтибарсызлык, ваемсызлык күңелсез хәлләр китереп чыгарырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев