Район газетасы “Йолдыз“га ташламалы бәядән язылып була
2021нче елның икенче яртыеллыгына “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасына язылу буенча почта элемтәсе хезмәткәрләре белән очрашу узды.
(1 апрель, “Апастово-информ“).
Биредә халыкны район матбугатына күбрәк яздырту, 5нче апрельдән ташламалы бәядән язылу кампаниясенең уңышлы үтәп чыгу бурычы куелды, бу уңайдан почта хезмәткәрләренә йөкләмәләр бирелде. Җыелышта Буа почтампт җитәкчесе Айрат Шәйхәттаров “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиевага озак еллар намуслы хезмәте, һәм югары һөнәри осталыгы өчен “Россия почтасы“ акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт Хатын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев