Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район имамнары күркәм чарага җыелды

Апас мәдәният йортында районыбыз имамнары катнашында “Игелек-изгелек нуры“ дип исемләнгән мәдәни чара узды.

Биредә Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, районыбыз мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, катнашты.
Имамнар халкыбызның югалып баручы милли йолаларын саклап калу, аларны яшәтү һәм буыннан-буынга тапшыру хакында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Апас мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Садә“ ансамбле тарафыннан тәкъдим ителгән “Ахирәт сандыгы“ дип исемләнгән театральләшкән күренеш тә һәркемнең күңеленә үтеп кереп, зур тәэсирләр калдырды. Имамнар әлеге очрашуларның кирәклеген һәм мөһимлеген ассызыклап, киләчәктә дә дәвамлы булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев