Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район судында 44 апаслының эше каралган

Апас район суды Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.6.1 маддәсе, 1 бүлеге буенча 44 кешенең эшен карады.

(23 апрель, “Апастово-информ“).


Алар – кисәтүләргә буйсынмыйча, коронавирус таралу мөмкинлеге зур булган чорда, махсус рөхсәтсез җәмәгать урынында йөрүчеләр. Бу хакта судья ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова хәбәр итте.

Район судыннан хәбәр итүләренчә, райондашларның үз сәламәтлегенә, иминлегенә салкын каравы бер гаҗәпләндерсә, алар арасында 2 салмыш шофер да булуы тагын да уйландыра. Закон бозучылар 1 яки 2 мең күләмендә штрафка тартылган. Кабат махсус рөхсәтсез хокук сакчыларына очрасалар, бу юлы штраф та саллырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев