Район укучылары Апас белән таныша
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән барлык мәктәпләрнең 5-11 сыйныф укучылары өчен Апасның истәлекле урыннары, яңа сафка баскан биналары белән таныштыру максатыннан район күләмендә экскурсияләр оештырылды.
Экскурсияләрнең беренче көне бүген Апас мәктәбенең 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен үтте. Балалар иң элек Апасның яңа төзелгән спорт биналар белән таныштылар. Үзәк ял паркында хакимлек иткән Яңа ел бизәкләре булган яшел чыршы, кар сыннарын карап сокландылар. Бүген яңа гына сафка баскан яңа ел бәйрәме геройлары Кыш бабай белән Кар кызы, җигүле ат фигураларын да беренчеләрдән күрү бәхетенә ирешеп, истәлекле фотога да төштеләр. Алга таба укучылар Туган якны өйрәнү музеена юл тоттылар. Биредә музей хезмәткәрләре районыбыз тарихы, истәлекле урыннары, дан казанган шәхесләре турында сөйләделәр, яңа экспонатлар белән таныштырдылар. Алга таба укучылар Апасның Үзәк урамында урын алган Батырлар аллеясы буйлап сәяхәт иттеләр. Районның ветераннары Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәр һәйкәл янында тукталып таныштырды, кызыклы мәгълүмат җиткерде. ЗАГС бинасы да балалар күңелендә зур кызыксыну уятты. Балаларның күңелле сәяхәте үзәк урамда урнашкан кафеда аш өстәле артында тәмамланды. Күңелле сәяхәт дәвамында укучыларны озатып йөргән Район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина район башлыгының изге теләкләрен җиткереп, уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев