Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Район ветераннар Советы өлкәннәре хөрмәтләнде

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район ветераннар Советының тынгы белмәс, бердәм, актив булып яшәүче өлкән абый-апалары мул сыйлы табыннар артында очрашты.

Биредә алар бер-берсе белән күрешеп, рәхәтләнеп аралаштылар, күңелле хатирәләре белән уртаклаштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина өлкәннәргә һәр эштә дә актив булып, ярдәм иткәннәре өчен олы рәхмәтен җиткереп, изге теләкләрен юллады. Апаста яшәүче Зина апа Латыйпова бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә. Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина аны гомер бәрәме белән ихлас тәбрик итеп, чәчәк бәйләме тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев