Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район яшьләре авыл хуҗалыгы уку йортлары вәкилләре белән очраштылар

Бүген көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, бик шәп яшәргә була. Авыл хуҗалыгына да белемле яшьләр кирәк.

Апас аграр көллиятендә район мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм аграр көллият студентлары катнашында үткән мөһим очрашуда да шул хакта фикер алыштылар. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин катнашып, чыгыш ясады.
- Бүген көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, бик шәп яшәргә була. Безнең районда да авыл хуҗалыгы югары уку йортын тәмамлап кайтучы яшь белгечкә бер тапкыр 300 мең сум, техникум тәмамлап кайтучыга 150 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш айлык хезмәт хакларына да акча өстәлә. Шулай ук аларга төрле дәүләт программаларында да катнашу мөмкинлеге дә тудырыла, - дип белдерде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан аграр университеты вәкилләренең чыгышы һөнәр сайлау алдында торучы Апас яшьләре өчен бик үтемле булды. Алар әлеге уку йортларындагы шартлар, укырга керү тәртибе, уку йортының өстенлекләре һәм студентлар тормышы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев