Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Районда 2 меңнән артык бала 10 мең сум күләмендә ярдәм алачак

Яңа төр ярдәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәр булган һәр балага бирелә.

(14 май, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Россиядә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр акчалата ярдәм бирелүе хакында Россия Президенты Владимир Путинның 11 май көнне ил халкына мөрәҗәгате барышында билгеле булды.

12 майдан башлап әлеге ярдәмне алу өчен гаризалар тапшыру башланды. Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре, Россия Пенсия фонды порталлары яки күпфункцияле үзәк, район Пенсия Фонды бүлеге аша бирергә мөмкин. Акчалар 1 июньнән түләнә башлый.


“Акчалата ярдәм агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, билгеләнгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Бу очракта гаиләнең ана хокукына ия булуы мөһим түгел. Моның өчен гаиләгә документлар тапшырып йөрергә дә кирәкми, бары тик гариза язу да җитә. Районда мондый ярдәмне 2 меңнән артык бала алачак. Шулай ук 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр ана капиталына хокукы булган яки хокуклы гаиләләр 3 яшькә кадәрге балалары өчен ай саен 5 мең сум күләмендә ярдәм ала. Районда бу төр ярдәм чарасы 300дән артык балага билгеләнде”, - дип белдерде район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов.
Апаста яшәүче дүрт бала анасы Рамилә Әхмәтҗанова дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга өлгергән. Бу гаилә өчен әлеге ярдәм чарасы аеруча мөһим. Чөнки аларның өч яшьтән 16 яшькә кадәр булган өч, ә өч яшькә кадәр бер балалары бар.
“Яшьтә 3 айлык төпчек кызыбыз өчен апрельдән башлап ана капиталы хокукына ия булган гаилә буларак 5 мең сум күләмендә ярдәм алып киләбез. Ул июнь аена кадәр дәвам итәчәк. Тиздән олырак балаларыбыз өчен дә 10ар мең сум күләмендә ярдәм алачакбыз. Бу гаиләбез өчен җитди сумма, билгеле. Балаларыбызны кайгырткан Ил башлыгыбызга, хөкүмәтебезгә бик рәхмәтле инде без. Бары тик сәламәт булыйк!”, - ди Рамилә.


Апаста яшәүче Инзилә Измайлова да 15нче апрельдә 3 яшен тутырган икенче баласы өчен бер ай дәвамында 5 мең сум күләмендә ярдәм алган. Хәзер исә ул беренче һәм икенче баласы өчен бер тапкыр бирелүче 10ар мең сум күләмендә ярдәм алу хокукына ия булган.


“Икенче балам өчен әлеге ярдәмне бер генә ай өчен алырга өлгердем. Ил башлыгы тарафыннан яңа төр ярдәм биреләчәге хакында ишеткәч, бик шатландым. Гаризамны тапшырып та куйдым инде. Хәзер җавап көтәм”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев