Районда 8-14 сентябрьдә “Урман-2018“ атналыгы игълан ителә
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәргән чираттагы брифингта шулай дип белдерделәр. Атналык вакытында мәктәпләрдә урман дәресләре, урманнарда чисталык өмәләре үтәчәк.
Районыбызда исә “Үз агачыңны утырт!”, “Урман-2018” көзге акциял барышында 1000 төптән артык агач, куаклар утырту планлаштырыла. Язгы акцияләр вакытында районда барлыгы 10 мең төптән артык агач-куаклыклар утыртылды. Шуның 8 гектар өлеше район урманчылар көче белән пәйда булды. Татарстан, район урманнарын ишәйтүдә Урта Балтай урман питомнигы өлеше дә бик саллы.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев