Районда барлык социаль объектларның кышкы җылыту сезонына әзерлеге тикшерелә
Районда “Гостехнадзор“ комиссиясе барлык социаль объектларның кышкы җылыту сезонына әзерлеген тикшерү, кабул итү эшләрен башлап җибәрде.
Алар газ хуҗалыгы өчен җаваплы район мәктәпләре, балалар бакчалары, мәгариф учреҗдениеләре һәм район аграр көллияте җитәкче-белгечләре белән очрашты. Комиссияне район башкарма комитеты вәкиле Радик Хәлилов каршы алды һәм объектлардагы газ, җылыту хуҗалыгы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев