Районда “Игътибар, балалар” операциясе уза
Профилактик чара 5нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Балалар катнашында булган юл һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләсе көн үзәгендә тора. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белдерүенчә, 2021 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 286 кеше яраланган. Шулай ук пассажир балалар катнашында юл травматизмы мәсьәләсе дә кискенләшкән. Ел башыннан 110 юл-транспорт һәлакәтендә 11 бала үлгән, 122 бала яраланган.
Район территориясендә 23 августта башланып киткән “Игътибар, балалар”операциясе барышында районның ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан нәни пассажирларын махсус утыргычта йөртмәүче 3 машина йөртүче һәм куркынычсызлык каешын эләктермәгән 16 яше тулган 7 үсмер пассажир ачыкланган.
“Баланы һәрдаим кайгырту кирәк. Машинада барганда да куркынычсызлык таләпләре катгый рәвештә үтәлергә тиеш. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында ташу бары тик аларның конструкцияләрендә куркынычсызлык каешлары яки куркынычсызлык каешлары каралган һәм ISOFIX балаларны тотып тору системасы балаларның авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган махсус системаларын (җайланмаларны) кулланып башкарылырга тиеш. Алгы утыргычта 12 яшькәчә балаларны йөртү бары тик махсус җайланмалар - автокресло һәм бустерларны ярдәмендә генә ярый. 7 яше тулган балаларны автомобильнең арткы утыргычында махсус җайланмасыз йөртергә рөхсәт ителсә дә, баланың авырлыгына, буена караганда, махсус утыргычта йөртү ышанычлырак”, - дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев