Районда “Куркынычсыз балачак“ республикакүләм акциясенә старт бирелде
Бу уңайдан балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча ата-аналар һәм балалар белән әңгәмәләр үткәрелде.
(9 март, “Апастово-информ“).
Тиздән балаларның язгы каникуллары җитә. Районда балаларны янгыннан, су ташулардан һәм башка хәвеф-хәтәрләрдән саклау буенча кисәтү эшләре алып барыла. Аеруча йортларда янгыннан кисәтү приборларының эшчәнлеге тикшерелә, ата-аналарга янгыннан саклану кагыйдәләре буенча белешмәлекләр таратыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев