Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Районда сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм бүләкләре тапшырылды

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан районыбызның хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның тылда хезмәт куйган тол хатыннарына Татарстан Республикасы Президенты бүләкләре тапшырылды. Районда мондый бәйрәм күчтәнәчләренә барлыгы 141 кеше ия булды.

Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов хөрмәтле өлкәннәребез янында булып, республика һәм район җитәкчелегенең изге теләкләрен, олы ихтирамын юллап, бүләкләрне ияләренә ирештерделәр. 
Апаста яшәүче сугыш ветераны Фәрит абый Юнусов бәйрәм күчтәнәчен бик шатланып кабул итеп алды. 
- Исән-сау, бәхетле һәм мул тормышта яшәгез, - дип ихлас теләкләрен юллап, олы рәхмәтен белдерде ул. 
Апас үзәгендә махсус программа нигезендә бирелгән якты, чиста фатирында бәхетле картлык кичерүче Мәрзия апа Абдрахманова да бүләккә һәм җылы котлауларга бик сөенде. 
- Һәр көнемә сөенеп яшим. Фатирым җәннәткә тиң. Безне хөрмәт итеп яшәүче җитәкчеләребезгә чиксез рәхмәт, - диде ул. 
Әлеге бәйрәм күчтәнәчләре һәрбер авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына тапшырылды. Авыл җирлеге башлыклары өлкәннәрнең өйләренә барды, хәл-әхвәлләрен сораштылар, бүләкләр тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев