Районда театр фестивале дәвам итә
2019 елда Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Бу уңайдан районда “Театр – яктылыкка, нурга илтә“ театр фестивале үтә.
Фестиваль кысаларында авыл җирлекләре мәдәният йортларында спектакльләр күрсәтелә.
Урта Балтай мәдәният йортында Кече Бакырчы, Югары Балтай, Түбән Балтай, Шәмәк, Урта Балтай мәдәният йортлары хезмәткәрләре авылдашлар белән бергәләп Мәҗит Шамхаловның “Кайнана“ комедиясен Урта Балтай тамашачысына һәм мәртәбәле жюри игътибарына тәкъдим иттеләр.
Спектакль һәркемнең күңелендә зур тәсирләр калдырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев Урта Балтай авылы җирлеге мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен ирештереп, уңышлар юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев