Районда урып-жыю кампаниясе бара
Зур Күккүз бүлекчәсе кырларында да эш кайный.
Зур Күккүз бүлекчәсендә урак чорында кырларда исәп эшләрен алып баручы Айрат Сөнгатуллин басуларда көнне-төнгә ялгап эшләүче комбайнчылар, ашлыкны ындыр табагы, Каратун ашлык кабул итү предприятиесенә өзлексез ташып торучы “КамАЗ“ шоферларны мактый:
-Зөя ярындагы 136 гектарлык арпа басуыннан бер гектардан бункер авырлыгында 41,5 центнер уңыш чыкты. “Вакула“ сортлы ул, дымлылыгы да нормага якын иде. Анда туфрак комлы, еш җилли, ачык кыр булуын төп сәбәп дип саныйм. Шул ук сортлы 120 гектарлык арпа басуында уңыш бер гектардан 35,4 центнер булды. Бу сортлы арпа корылыкка бирешми, яхшы туфрак ярата, - ди.
Ике көн рәттән бу якларда МТК комбайнчылары Алексей Захаров, Анатолий Яковлев, Денис Салмин һәм Максим Франузов белән бергә Әлмәндәр берләшмәсе комбайнчылары Айрат Шәйхетдинов, Рафис Зәйнуллин, Радик Җәләлов, Ринат Хәсәнҗанов экипажлары эшләде. Агрофирма баш энергетигы булып эшләүче Азат Фәхертдинов белән агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәновның эш машинасы шоферы Алмаз Салаватов урак чорында бер экипаж булып кырда эшлиләр.
Комбайнчыларны кырга килеп пешекче Ирина Антонова белән Марат Хәбибуллин көнгә 3 тапкыр ашата. Иртәнге сигезенче ярты, көндезге унбердә һәм кичке смена алышканда басуга алар алып килгән сыйлы табын мул, аш-суның сыйфаты да югары.
Шофер Зөфәр Гарифуллин, кырдагы иген, техниканы ут-күздән саклаучы Рамил Гомәровның да кәефләре яхшы. Яңа гына район башлыгы да бу басуга килеп, игенчеләрнең хәлләрен белешеп киткән.
-Район бердәмлеге җитәкчеләр белән шундый эшлекле, дустанә очрашып сөйләшүләргә дә бик бәйле. Киңәшле эш таркалмый, диләр бит, - диделәр игенчеләр
Төнге сменада “Макдон“ белән игеннәрне теземнәргә салучы яшь механизатор Фәннур Вафин игенчелек серләрен үзебезнең Апас аграр көллиятендә төшенгән.
-Аннан соң армиягә барып, матур гына хәрби хезмәт итеп кайттым, - ди 25 яшьлек Чүрибураш егете. Көндез комбайн штурвалы артына Рамил Тимергалиев утыра. Бу сезонда алар инде 2 мең гектар мәйданда эш башкарган.
Басуларда бүген хезмәт симфониясе көчәя, басуларда киләчәк көнебез хәл ителә торган җаваплы көннәр. Сынатмыйк, якташлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев