Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда язгы кыр эшләре башланды

15 апрельдә районда язгы кыр эшләре башланды. “Свияга” агрофирмасының Әлмәндәр һәм Йомралы берләшмәсе басуларында 3 күчәрле, пневматик үзйөрешле дүрт “Туман” авыл хуҗалыгы машиналары уҗымнарны ашлауга кереште

Быел чәчкечләр, самолет белән район буенча барлыгы 11 мең гектарда уҗым басулары ашланачак. Моңа кирәкле ашлама бүген тулыландырыла. Якынча исәп буенча быел иген, техник культуралар, терлек азыгы чәчелгән һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә 60 килограмм минераль һәм сыек ашламалар кертү бурычы куела.

-Ашламаны суга чәчү отышлы. Без быелгы чәчүгә гадәттәгечә бик тырышып әзерләндек. Техника да, кешеләребез дә көнне-төнгә ялгап эшләргә әзер. Чәчүлекне елдагыча бик яхшылап эшкәртеп әзерлибез. Безнең якларда бу чәчүгә 1 мең тонна чәчүлек кирәк. Читтән сатып алганыбыз юк, үзебезнеке дә бик шәп уңыш бирә, - ди Әлмәндәр бүлекчәсе агрономы Фәнис Хөсәенов.

- Апас кырлары бик тигез, уҗымнарыгыз да куе, кышны әйбәт чыкканнар. Бик яхшы каршы алдылар, яшәү урынын да белеп сайлаганнар, ашау-эчү ягын да яхшы кайгырталар. Ике агрегат белән беренче эш көнендә үк 200 гектарны ашлап өлгердек. Без суытып. кырау төшкәч төнлә эшлибез. Бөтенесен яхшылап уйлагач, эшебез көйле бара, - диләр заманча “Туман” ашлама сиптерү агрегатлары машинистлары Салават Нуруллин белән Вячеслав Арнеев.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин:

-Бер атна элек Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән бергә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген карап-тикшереп чыктык. Район язгы кыр эшләренә тулаем яхшы әзер, -дип белдерде.

Быелгы язгы чәчүдә, мәсәлән, “АгроАктив”, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыкларында яңа маркалы тракторлар, чәчкеч, җир эшкәртү агрегатлары басуларга чыгачак. “Свияга” агрофирмасы да берничә төрле яңа техникага заказ бирде.

Елдагыча, язгы басуларга беренче булып арпа, бодай чәчүгә йөз тотабыз. Аннан соң шикәр чөгендере чәчүгә керешәчәкбез.

-Җирдә быел дым бик яхшы. Төгәл технология, җаваплылык булган җирдә басулар игенчене быел да яхшы уңыш белән сөендерәчәк. Хәерле сәгаттә, райондашлар! - ди районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин. Без дә шул теләктә торыйк!

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев