Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Райондашларыбыз хөрмәтләнде

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары белән Апас районы Советы аппаратының юридик бүлеге җитәкчесе Эльмира Шакирова сайлауны оештырудагы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесенә лаек булды.

883нче номерлы сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлнар Сәгытдинова һәм 910нчы номерлы сайлау участогы комиссиясе рәисе Алсу Гыймранова Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр.

6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын уздыруда активлык күрсәткән 908нче номерлы сайлау участогы комиссиясе рәисе Нәкыя Әминовага һәм 928нче номерлы үзәк сайлау участогы комиссиясе рәисе Нурия Габдрахмановага Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече Равия Галиәкбәрова Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 55 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Апас муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев