Районның бер авылында яшәүче ханым район паспорт-виза, миграция хезмәтен алдаларга уйлаган
Ул Урта Азия якларыннан берәүне аның авылда шушы адрес буенча яшәмәячәген белә торып, теркәү документларын район миграция хезмәтенә тапшырган
Россия Федерациясенең 109 нчы “Чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаганнарны Россия Федерациясе территориясендә теркәү турындагы” Законының 22 маддә, 7 нче пунктын тупас бозуын әлеге ханым тикшерү эшләре башлангач кына аңлады. Аны гаепләү нәтиҗәсе район прокуроры тарафыннан расланып, Апас җәмәгать суды каравына җибәрелде. Башка берәүне дәүләт органнарын алдалап фиктив-ялган рәвештә теркәгән өчен РФ Җинаятьләр Кодексының 322.3 маддәсе буенча бик каты җәза каралган. Шушы юлга баскан ханымга шул нигездә хәзер 100-500 мең сумлык штраф яки 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Үз язмышыгыз белән уйнарга ярамый, ярамаган эшнең ахыры яман!
Бу хакта район прокуроры ярдәмчесе Альмир Гаптельганиев хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев