Районыбыз басу-кырларында эшнең иң кызган мәле
Игенчеләр көнне-төнгә ялгап икмәк язмышы өчен көрәшәләр. Барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылган. Кырга барып тәмле итеп ашаталар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе кырларда булып, хуҗалык җитәкчеләре, механизаторлар белән даими очрашып, ягулык белән тәэмин ителешне, техниканың төзеклелеге мәсьәләләре белән таныша. Килеп туган сорауларны урында ук хәл итәләр.
Горбунов берләшмәсе игенчеләре Бакырчы бүлекчәсенә караган 110 гектарлы кырда арпа суктыру эшенә керештеләр.
– Басу-кырларыбыз көннән-көн өлгереп бара. Бүгенге көндә агрофирма буенча 42 комбайн суктырган икмәкне 38 машина Каратун ашлык кабул итү пунктына һәм ындыр табакларына ташый. Берләшмәләр үзләренә чәчүлек тә әзерләп баралар. Урып-җыю эшләре белән бергә терлек азыгы әзерләү һәм җир сукалау да үрелеп бара, - ди агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.
Югары Балтайда яшәүче Илдүс абый Кәлимуллин дүрт дистәгә якын механизатор булып эшли.
– Армия хезмәтеннән кайтканны бирле туган авылымда төпләнеп калдым. Ел әйләнәсе техниканы алыштырып кына торам. Үзем җир эшкәртәм, чәчәм, өлгергән уңышны җыеп алулары бик тә күңелле, - ди ул хозурланып.
Яшьләр дә өлкән механизаторлардан калышмый. Алмаз Сәләхетдинов белән Артур Хәбибрахманов экипажы һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара.
– Туган авылымда төпләнеп калдым. Ике бала үстерәбез. Авылда калуыма бер дә үкенмим. Яши белсәң, тырыш булсаң кайда да уңышка ирешеп була, -ди Алмаз. Артур да дусты Алмаз белән өченче сезон урып-җыю чорында комбайнга утыра. Бер-берсен аңлап тырышып эшли алар.
Дәүләки бүлекчәсенең 104 гектарлы кырда икенче кат люцер җыю эшенә керештеләр. – Беренче кат печән җыеп 19 мең тонна сенаж салдык, 2500 тонна печән җыйдык. Берләшмәнең кышка терлек азыгы җитәрлек булды. Күргәнегезчә, икенче кат печәнгә төштек. Монысын пай җирләренә һәм хезмәт хакына бирә башлыйбыз, - диде берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов.
Шаулап торган печән кырында эшне беренчеләрдән булып Рамил Рәхмәтуллин “Макдон” тракторында башлап җибәрде.
– Әле кайчан гына печәнгә төшкән иде. Инде менә икенче катка да өлгерде. Соңгы арада яуган яңгырлар бик әйбәт булды. Күкрәп уңган печәнне чабып бару үзе күңелле. Туган җиремне, хезмәтемне яратып башкарам, -ди Рамил абый.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31нче июльгә район буенча барлыгы
Бүгенге көнгә “Свияга” агрофирмасы буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев