Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе – 103 яшьлек әби вафат

Апас районы Колгына авылында яшәүче Нурзидә әби Гайфуллина гыйнвар аенда 103 яшьлек юбилеен каршылаган иде.

Ел саен хакимият, ветераннар Советы вәкилләре белән берлектә аны туган көне белән котларга, хәлен белергә бару матур гадәткә кергән иде. Әле 105 яшьлеге белән котларга да вәгъдәләр биргән идек. 
Бүген Нурзидә әбинең урыны түрдә булды. Ул кадер-хөрмәттә, зур хасият белән гомер кичерде. Балалары, оныклары, оныкчыклары, кияүләре аның өчен өзелеп торды. 
Тормыш юллары җиңел булмый аның. Авыр хезмәт арбасын җигелеп тарткан иңнәргә толлык ачысы да килеп сарылган. Нурзидә әби 25 яшендә тормыш иптәшен югалтып, эреле-ваклы өч кызын ялгызы үстергән, аякка бастырган, кеше иткән. 
Сугышның ачы җиле яшь гаиләнең бәхетен җимерә. Киләчәккә уртак максатлар куеп яшәп ятканда, тормыш иптәше Зәйнулланы сугышка алалар. Бу вакытта кече кызына бары тик 6 гына ай була. Күпме генә балаларны тигезлектә үстерү турында өметләнсә дә, хыяллар чәлпәрәмә килә. Ләкин шулай да ул: “Бер кайтыр әле!“, – дигән өмет белән яши. Шушы уйлар аңа тормышны дәвам итәргә көч бирә дә инде. 
Тормышта бик күпне күргән акъәби инде арабызда юк. Ләкин аның турында якты хатирәләр, аның игелекле эшләре калды. Нурзидә әбинең барлык якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев