Республика энергетикалары киңәшмәләрен Апас аграр көллияте базасында дәвам иттеләр
Биредә Энергия җитештерү системасына - 10 ел тулу уңаеннан тантаналы киңәшмә узды
(16 декабрь, “Апастово-информ”).
Киңәшмәне “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев ачып җибәрде һәм республикакүләм энергетика өлкәсендә ирешелгән уңышлар, киләчәккә бурычлар билгеләде, барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук “Сакчыл җитештерү” чыгымнарны киметеп, ресурсларны тагы да нәтиҗәлерәк файдалану, эш процессларын камилләштерүне үз эченә алган менеджмент системасы булуы хакында сөйләп, бу өлкәдә ирешелгән уңышларны барлады.
Киңәшмәдә Энергия җитештерү системасының барлыкка килү тарихы искә алынды.
Энергия җитештерү системасына кергән электр челтәрләре җитәкчеләренең эшчәнлекләрен, “Сакчыл җитештерү” системасында булган яңалыкларын яктырткан чыгышлары тыңланды.
Электр челтәрләре компаниясе өчен бу ел гади юбилей елы гына түгел, компания “Энергия” җитештерү системасын үз эшчәнлегендә инде 10 ел кулланып килә. Узып баручы ел җитештерүгә сакчыл карауга нигез салучыларның компания эшчәнлегенә югары бәя бирүләре белән дә истә калыр. Татарстанга “Тойота Инжинеринг Корпарейшн аудиторы килү зур вакыйга булды. Чөнки ул “Энергия” җитештерү системасының көмеш бүләккә лаеклы икәнлеген билгеләп узды. Һәм җитештерү системасының һәм менеджментның “Тойота” Инжиниринг Корпарейшн җитештерү таләпләренә туры килүен әйтте.
Бу уңайдан Электр челтәрләре компаниясенә һәм тармакларына көмеш бүләкләр тапшырылды.
Киңәшмә ахырында энергетикларның үзләре иҗат иткән матур гимннары яңгырап, кунакларга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев