Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Рәшид Заһидуллин: “Мин үземне бик бәхетле саныйм“

26 сентябрьдә район мәдәният йортында Апас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан Федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, “Ак Барс Холдинг“ компаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Президент Аппараты җаваплы хезмәткәрләре, район Советы депутатлары, район прокуроры, район суды рәисе, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, дин әһелләре, иҗтимагый җәмгыятьләр вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылды. Сессия оештыру мәсьәләсен карады.
Шәхси гаризасы нигезендә, лаеклы ялга китү сәбәпле, район башлыгы, район Советы депутаты Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат ителде.
–Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Чөнки шушы яшемә кадәр туган җиремдә сезнең белән бергә эшләдем. Сезнең барыгызга да, Апас халкына олы рәхмәтемне җиткерәм. Безнең райондагы кебек эшчән, тырыш, фидакарь халык беркая да юк. Рәхмәт барыгызга да, – диде Рәшид Заһидуллин.
Рәшид Заһидуллинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен“ ордены тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев