Сабирҗановлар“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале алды
8 июль – ил күләмендә билгеләнеп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Болынбалыкчы авылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә узды.
Бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 63 ел дәвамында тугры калган, 5 бала тәрбияләп үстергән Касыйм һәм Мәгъфүзә Сабирҗановлар россиякүләм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, авыл җирлеге башлыгы римма Гыйләметдинова Касыйм һәм Мәгъфүзә Сабирҗановларга иң изге теләкләре аша медаль, район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырдылар.
Сабирҗановлар хөрмәтенә бик матур, эчтәлекле кичә дә әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев