“Салават күпере” тәрбиячеләре тәҗрибә уртаклашты
Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында район тәрбиячеләренең семинар-киңәшмәсе узды
Биредә “Балалар бакчасында милли тәрбиянең үзенчәлекләре” дигән темага фикер алыштылар. Кунаклар “Салават күпере” тәрбиячеләренең дидактик уеннарына багышланган күргәзмәләре, лэпбуклар белән таныштылар. Балалар катнашында “Милли ризыклар – табын түрендә” һәм “Аулак өй” дип исемләнгән чаралар, мастер-класслар карап үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев