Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Салкын кышлар безне куркытмый

Районда социаль, мәгариф, мәдәният объектларында 2018-2019нчы елгы ягулык сезонына әзерлек эшләре район башлыгы Рәшид Заһидуллин күрсәтмәсе нигезендә май аенда ук башланды.

Яңа кулланылышка тапшырылучы бассейн, спорт комплексы газ һәм электр челтәренә тоташтырылды. Әнәледә бер ел дигәндә сафка баскан яңа балалар бакчасы, башлангыч мәктәп бинасына да тиздән газ һәм җылылык системасы үткәреләчәк. Бу көннәрдә район көче белән Апас урта мәктәбенең 208 метрлы ягулык трассасы югары технологияләргә нигезләнеп  яңартыла.

– Моннан тыш, Республиканың газлаштыру фонды аркылы Болынбалыкчы мәдәният йортының, Чирмешән авыл клубының, район хакимияте бинасының искергән газ мичләре заманчага алыштырылды. Морзалар авыл мәдәният йорты да бу кышка яңа газ-җылыту системасы белән керәчәк. Башка авыл клублары, медпункт, мәктәп-балалар бакчаларының газ-җылылык челтәрләре яңабаштан күздән кичерелде. Газ белән тәэмин ителештә бер елны да көтелмәгән проблемалар килеп чыкмады. Бюджет тармагындагы барлык оешмалар, биналар кышкы җылыту сезонына тулаем әзер, – дип белдерде район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Халилов.

Әлеге мәсьәлә район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында да күтәрелде. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә узды. Биредә район прокуроры, полиция, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары, мәгариф, мәдәният бүлеге җитәкчеләре катнашты. Комиссиянең җаваплы сәркатибе Илдар Усманов үзенең чыгышында ягулык сезонына карата булган кагыйдәләр һәм таләпләр турында искәртте.

– Газ тормышыбызны уңайлы итә, көнкүрешебезне заманча дәрәҗәгә күтәрә. Тик ул куркыныч чыганагы да була алуын онытмыйк. Барлык газ котельныйларында саклану, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау максатында контроль приборлар, газ сигнализациясе, анализаторлар куелган, һәм ел саен ягу сезоны алдыннан алар бик җитди тикшерелә һәм сынала. Газ хуҗалыгы өчен җаваплы җитәкче-белгечләр өчен ел да махсус укулар, белем күтәрү курслары оештырыла. Бу эштән бер генә оешма да читтә калмый, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев