Сатмыш укучылары юл сакчылары белән очрашты
Сатмыш мәктәбе укучылары белән юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
(24 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Әңгәмә барышында укучыларга юлны имин кичү кагыйдәләре, җәяүлеләрнең бурычлары, автомобильдә балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллану, яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында куллану кирәклеге турында искә төшерделәр, кышкы вакытта юлдагы куркыныч турында сөйләделәр.
Шулай ук укучыларның игътибары машина юлы янәшәсендә урнашкан санкцияләнмәгән таулардан чанада шууны булдырмауга юнәлтелде. Әңгәмә ахырында укучыларга белешмәләр өләштеләр.
Болынбалыкчы балалары юл куркынычсызлыгын өйрәнә
Болынбалыкчы башлангыч мәктәп-балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар белән юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Әңгәмә барышында юлны имин кичү кагыйдәләре, балалар автокреслоларын һәм куркынычсызлык каешларын куллану кирәклеге, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану турында искә төшерделәр, кышкы вакытта юл куркынычсызлыгы турында сөйләделәр.
Шулай ук укучыларның игътибарын машина юлы янәшәсендә урнашкан таулардан чанада шууны булдырмауга да юнәлттеләр. Соңыннан балалар өчен "Кышкы куркынычсызлык"дәресенең видеосын карау оештырылды.
Кисәтү чарасында районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Румбик Гәрәев, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев